Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Камада студентлар катнашында массакүләм өмә узачак

«Гаилә» паркы территориясендә реконструкция һәм төзекләндерүнең икенче этабы бара.

Түбән Камада 12 майда «Гаилә» паркы территориясендә шәһәр студентлары катнашында массакүләм өмә планлаштырылган. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев хәбәр итә.

Өмә алдыннан югары һәм урта махсус уку йортлары директорлары белән берлектә күчмә киңәшмә оештырылды, анда эш фронты билгеләнде.

Нәҗмиев искә төшергәнчә, хәзер «Гаилә» паркы территориясендә реконструкция һәм төзекләндерүнең икенче этабы бара. Анда авып торган, корыган агачларны кисү, аларны чыгару буенча зур эш башкарылган.

«Хәзер паркны элек башкарылган эшләрдән соң калган чүп-чардан җыештырырга кирәк. Безнең егетләр безгә бу эштә ярдәм итәрләр дип ышанам!» — дип яза Камил Нәҗмиев.

Фото: социаль челтәрләр

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев