Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Камада Шәһәр көнендә «Эшкә велосипедта» дигән акция узачак

Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Тиздән Түбән Кама шәһәре үзенең 57 еллыгын билгеләп үтәчәк: 22 сентябрь көнне шәһәрдә «Эшкә велосипедта» дигән акция узачак.

Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен ике тәгәрмәчле транспорт белән укырга, эшкә яки башка җиргә бару да җитә.

Катнашучылар өчен сувенирлар һәм җиләк-җимешләр белән «энергетик нокталар» эшләячәк:

  • Тынычлык проспекты буенча Пенсия фонды каршысында;
  • Химиклар проспекты буенча «Рамус» сәүдә үзәге янында;
  • Химиклар проспекты буенча «Аркада» сәүдә үзәге янында;
  • Менделеев урамы буенча «Барс-4» сәүдә үзәге янында;
  • Кама Аланы базары.

«Эшкә велосипедта» акциясе сәламәт яшәү рәвешен һәм экологик чиста транспорт төрен пропагандалый. «Түбән Камада 2023 ел — Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителгән иде», — дип билгеләп үттеләр администрациянең матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев