Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Камада мәктәп коймасында кысылып калган кыр кәҗәсен коткарганнар

19 октябрь көнне Түбән Камарың 35 нче лицееның коймасында кыр кәҗәсе кысылып калган.

Шаһитлар видеоны НТР 24 телеканалы редакциясенә җибәргән.

Моңа кадәр хайванны Гагарин урамында күргәннәр.

Иң беренче кыр кәҗәсен лицейда эшләүче сантехник һәм электрик күреп алган. Алар аны үз көчләре белән чыгарырга тырышкан. Тик булдыра алмагач, электрик үтеп барган хатын-кызга гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратырга кушкан. Аннары коткару операциясенә йорт идарәсенең слесарьларе кушылган. Ирләр койманың бер өлешен кисеп хайванны азат иткән. 

Тик кыр кәҗәсе кача һәм тагын коймада кысылып кала.

Ир-атлар аның янына йөгерә, бу вакытта егерьләр килеп җиткән була. Алар бергәләп хайванны чыгара.

Экологлар кыр кәҗәсен шәһәр читендә җибәрә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев