Түбән Камада агачларны кышкы санитар кисү башланды
Кышкы кисү — агач ябалдашларын яшәртү өчен мөһим.
Түбән Камада агачларны формага кертеп кисү эшләре башланды. Эшләрне «Комплекслы төзекләндерү предприятиесе» башкара. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кышкы кисү — агач ябалдашларын яшәртү өчен мөһим, эшчеләр корыган һәм авария хәлендәге ботакларны кисә.
Барлыгы биш йөз агачны санитар эшкәртү планлаштырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев