Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Табигатьне кайгыртып

Түбән Камада агачларга Фәтхетдинов картиналары буенча рәсемнәр ясалды

Гадәти булмаган картиналар белән һәркем килеп соклана ала.

Түбән Камада Әхсән Фәтхетдинов музее янында агачларның салкыннан ярылган урыннарында гадәти булмаган рәсемнәр барлыкка килде.

Шәһәрнең мәдәният идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, рәсемнәрне балалар экология-биология үзәге оештырган «Урманны саклауда дендрография» конкурсында җиңгән рәссамнар ясаган.

«Махсус буяулар һәм лак ярдәмендә алар оригиналь ысул белән кабыгы суыктан зыян күргән агачларны саклады. Рәсемнәрдә Фәтхетдинов картиналарыннан таныш мотивлар — Шүрәле, Кояш һәм Ай, атлар. Ачык төсле буяулар останың кабатланмас стилен чагылдыра», — дип сөйләделәр идарәдә.

Гадәти булмаган картиналар белән һәркем килеп соклана ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев