Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Камада 95 рөхсәтсез чүплек бетерелгән

Бу юнәлештә эшләр дәвам итә.

Шушы ел башыннан Түбән Камада санкцияләнмәгән 95 чүплекне бетерә алдылар.

Әмма бу юнәлештә эшләр дәвам итә, дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында 1 047 куб метр күләмендә 91 чүплек ачыкланган. 648 куб метр күләмендәге тагын дүрт чүплек муниципаль контракт кысаларында «КПБ» МУП хезмәткәрләре тарафыннан бетерелгән.

«Эшләр дәвам итә. Шулай ук 3 000 куб метрдан артык күләмле алты участоктан төзелеш калдыкларын чыгару буенча эшләр башкаруга документлар әзерләнгән», — дип төгәлләде Камил Нәҗмиев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев