Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Табигатьне кайгыртып

Түбән Камада 15 ноябрьдә экобәйрәм узачак

Анда мастер-класслар һәм «дармарка» оештырыла.

Түбән Кама балалар экология-биология үзәгендә 15 ноябрьдә «ЭкоСуббота» экология бәйрәме узачак.

Иртәнге сәгать 10нан кунакларны мастер-класслар, лекцияләр, уеннар һәм акцияләр көтә, алар калдыкларны эшкәртү процессларын һәм әйберләрне аңлы рәвештә куллану принципларын аңларга ярдәм итәчәк.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чара планета турында кайгыртуның мавыктыргыч булуын күрсәтергә тиеш. Программада — чүп-чарны сортларга аеру буенча практик зоналар, китап алмашу һәм «дармарка» (әйберләрне бушлай алмашу), шулай ук шопперларга рәсем ясау һәм пластиктан эшләнмәләр ясау буенча иҗади мастер-класслар.

Моннан тыш, бәйрәм кысаларында хайваннар приюты өчен ярдәм җыю акциясе узачак һәм яңа киңлек — экойорт ачылачак.

Бәйрәмгә керү ирекле. Оештыручылар барлык теләүчеләрне шимбәне үзләре һәм шәһәр өчен файдалы итеп уздырырга чакыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев