Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Кама халкын Экологлар көне уңаеннан өмәгә чакыралар

Чара иртәнге сәгать унда Биклән урманында башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.

Түбән Камада 4 июньдә калдыкларны аерым җыю буенча эко-акция узачак. Чара иртәнге сәгать унда Биклән урманында башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.

Акциягә кушылырга теләүчеләрне капчыклар һәм перчаткалар белән тәэмин итәчәкләр. Ә өмә ахырында барлык катнашучыларны чәй һәм сыйлар көтә.

«Үзегез белән шәхси чынаяк, кашыклар һәм тәлинкәләр алып килегез. Бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба кулланмаячакбыз! Дусларыгызны һәм танышларыгызны чакырыгыз!» — дип яза оештыручылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев