Түбән Кама халкы шимбә көнне сәгать ярым эчендә 11 капчык чүп җыйды
Шуның сигез капчыгы гомуми чүп, ике капчыгы пластик һәм берсе металл калдыклары булган.
Түбән Камада 15 ноябрьдә эко-активистлар командасы кирпеч заводына илтә торган юл буенча өмә үткәрде. Бу хакта «Твори добро, Нижнекамск» төркеме вәкилләре хәбәр итә.
Сәгать ярым эчендә волонтерлар 11 капчык чүп-чар җыйган. Шуның сигез капчыгы гомуми чүп, ике капчыгы пластик һәм берсе металл калдыклары булган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев