Түбән Кама халкы макулатура тапшырган өчен акча ала алачак
Кабул итү пунктлары шәһәрнең өч ноктасында оештырыла.
7 апрельдә Түбән Камада икенчел чималны җыю буенча «Отходы в доходы!» дип аталган акция үтәчәк.
Түбәнкамалылар журналлар, картон, газеталар, кулланылган ак кәгазь, пластик һәм алюминь банкалар тапшыра алачак.
Кабул итү пунктлары шәһәрнең өч ноктасында оештырыла:
«Балалар экология-биология үзәге» территориясе — 11.00дән 11:50гә кадәр;
«Ковер» яшьләр инициативасы үзәге — 12:10 сәгатьтән 12:50 сәгатькә кадәр;
«Велики» паркы 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр.
Шулай итеп, макулатураны килограммын 10 сумга, картонның 1 килосын 5 сумга, ПЭТ-шешәләрне килосын 5 сумга, алюминь банкаларның килосын 25 сумга тапшырырга мөмкин. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу юлы пыяла кабул ителмәячәк.
Макулатураны үлчисе булганлыктан, аны яхшы итеп туплау таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев