Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Кама волонтерлары Кама буенда бер тонна чүп-чар җыйды

«Чиста уеннар» Кама елгасы ярында узды.

Түбән Камада «Евразия чисталык кубогы» кысаларында экологик ярышлар узды.

Барлыгы 200 катнашучы Түбән Кама территориясен чистартты һәм 1 тонна чүп-чар җыйды. Бу хакта Түбән Кама волонтерлар үзәге хәбәр итә.

«Чиста уеннар» Кама елгасы ярында узды. Уен вакытында түбәнкамалылар табигый территорияләрне чистартты, җыелган чүп капчыклары өчен мөмкин кадәр күбрәк балл алырга тырышты һәм иң яхшы команда исеме өчен көрәште.

Ярыш нәтиҗәләре буенча «Твори добро» экологик хәрәкәте командасы җиңү яулады. 

Фото: Түбән Кама волонтерлар үзәге

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев