Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Кама волонтерлары «иске» Кама ярын чүп-чардан чистартты

Экологик акция 2 нче гимназиянең 7 «В» сыйныф укучылары катнашында узды.

Түбән Каманың СИБУР предприятиесе волонтеры, «Чистый берег — чистые водоемы» проекты кураторы Гүзәл Гыйматдинова Кама елгасы акваториясен җыештыруны оештырды.

Экологик акция 2 нче гимназиянең 7 «В» сыйныф укучылары катнашында узды. Ул мәктәп укучылары өчен уку елын тәмамлау билгесе дә булды. 

«Чиста яр — чиста сулыклар» проекты узган ел Сибур хезмәткәрләренең волонтерлык проектлары конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды һәм ул «Яхшы эшләр формуласы» компаниясенең социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Бу юлы экологик десант «иске» Кама ярына килде. Территорияне зоналарга бүлделәр һәм бер сәгать эчендә балалар әти-әниләре белән чүп-чар, буш шешәләр, пакетлар җыйды. Нәтиҗәдә, 30 капчык чүп-чар җыелып, аларны махсус контейнерларга тутырганнар.

Яр буе территориясен чистартканнан соң, акциядә катнашучылар саф һавада пикник үткәргән. Балалар төрле уеннар уйнап, конкурсларда катнашты, диләр оештыручылар. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм кинотеатрга билетлар тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев