Түбән Кама районында сулыклардагы балыкларны коткару өчен бәкеләр ясадылар
Бу — суны кислород белән туендыру һәм балыкларның күпләп һәлак булуын булдырмау өчен эшләнә.
Экологияне саклаучылар, аучылар, балыкчылар ел саен Түбән Кама янындагы Каракүл күленә йөздән артык бәке бораулау өчен җыела.
Бу — суны кислород белән туендыру һәм балыкларның күпләп һәлак булуын булдырмау өчен эшләнә. «Рыбе — быть!» дип аталган традицион акциядә өлкәннәр белән бергә балалар да катнашты.
«Каракүл күлендә кислород җитәрлекме-юкмы икәнен тикшерү өчен, берничә бәкедән кислородка анализ алабыз», — дип аңлатты ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Түбән Кама районы буенча әйдәп баручы белгече Эльвира Бочкарева.
«Рыбе — быть!» акциясе һәрвакыт Каракүл күленнән башлана һәм бу очраклы түгел — сулык Татарстанда иң зурларның берсе булып санала. Биредә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр үсә, сирәк очрый торган тереклек ияләре дә бар. Бу күлдә балык күп төрле. Шуңа күрә флора һәм фаунада яшәүчеләргә ярдәм итү бик мөһим. Кышын бозның калынлыгы һәм кар катламы кислород керүне каплый. Бәкеләр борауламаган очракта, балык язга кадәр яши алмаска мөмкин.
Берничә сәгать эчендә акциядә катнашучылар Каракүл буенда 200дән артык бәке ясады. Балыклар суласын өчен бу җитәрлек, диләр белгечләр. Мондый эш Түбән Кама районының башка сулыкларында да башкарылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев