Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Кама районында балыкларны коткару өчен бәке тиштеләр

Мотобур ярдәмендә 200дән артык бәке борауланды.

Түбән Кама районының Каракүл күлендә балыкларны коткару өчен 200 бәке барлыкка килде. Бу хакта Түбән Кама муниципальрайоны рәсми сайтында хәбәр ителә.

Быел республиканың күп кенә сулыкларында су шактый кимеде, ә бозның калынлыгы һәм кар катламы кислород керүенә тагын да күбрәк комачаулый. Болар барысы да балык өчен куркыныч тудыра.

Аларның һәлак булуына юл куймас өчен, Түбән Кама районы Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Каракүл күлендә «Рыбе — быть!» дип исемләнгән табигатьне саклау чарасы үткәрде.

Белгечләр күлдә бәкеләр тиште. Мотобур ярдәмендә Каракүл күлендә 200дән артык бәке борауланды.

Искәртик, бу чаралар елгада боз катуы беткәнче дәвам итәчәк. Һәркем балыкның кислород җитмәүдән үлемен булдырмау эшенә үз өлешен кертә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев