Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Кама районында 113 гектардан артык мәйданда агач утыртылачак

Узган еллар белән чагыштырганда агач утырту мәйданы 4 тапкыр диярлек арткан.

3146 гектардан артык мәйданда агач утырту — «Зеленый щит-2023» акциясе кысаларында «Татнефть» предприятиесе хезмәткәрләренең команда эшендә рекордлы нәтиҗә. Узган еллар белән чагыштырганда агач утырту мәйданы 4 тапкыр диярлек арткан. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу атнада «Татнефть» хезмәткәрләре Түбән Кама урманчылыгы белән берлектә нарат һәм имән үсентеләре утыртуга кереште. Кул һәм механизация ысулы белән 113 гектардан артык җиргә агачлар утыртылачак.

Яхшырак үсеп китсен өчен, агачларга шунда ук су сибелә. 5 ел дәвамында аларның үсешен «ТАНЕКО» һәм урманчылык хезмәткәрләре контрольдә тотачак.

Проектны гамәлгә ашыру башланганнан бирле нефть эшкәртүчеләр Түбән Кама урманчылары белән берлектә 764 гектардан артык мәйданда 3 миллионнан артык агач утыртты.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев