Түбән Кама районы укучылары парк һәм урманнарда тиеннәрне һәм кошларны ашата
Шуңа күрә районда аларның саны елдан-ел арта бара
Түбән Кама районы Кызыл Чишмә бистәсе укучылары ТР Биоресурслар комитеты белән берлектә паркларда һәм урманнарда тиеннәрне һәм кошларны ашата. Шуңа күрә районда аларның саны елдан-ел арта бара. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәктәп укучылары кошлар һәм тиеннәр өчен 16 җимлек урнаштырды.
Исегезгә төшерәбез, тиеннәрне кыздырылмаган көнбагыш, кедр чикләвеге, фундук, кипкән җиләк-җимешләр, тозланмаган май белән тукландырырга мөмкин. Шулай ук җимлеккә баллы печенье, бераз ит һәм эремчек салырга була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев