Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Кама футболчылары экологлар белән бергә Тукай исемендәге паркны җыештырды

Бу спортчылар һәм Росприроднадзор хезмәткәрләренең уртак акциясе.

«Нефтехимик» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Түбән Кама футболчылары Тукай исемендәге паркка көзге өмәгә чыктылар. Балалар белән бергә экологлар да эшләде.

Бу спортчылар һәм Росприроднадзор хезмәткәрләренең уртак акциясе, ул даими нигездә уза.

Экологик тәрбия, туган шәһәргә сакчыл мөнәсәбәт, уртак хезмәт һәм күп кызыклы мәгълүмат. Футболчылар белән янәшә тырмалар белән Росприроднадзор хезмәткәрләре эшләде. Алардан балалар бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр.

Өмә ахырында спортчылар һәм экологлар бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев