Түбән Кама волонтерлары Россиянең экология буенча чисталык чемпионатында абсолют җиңүчеләр дип танылды
23 апрель – 15 май көннәрендә Россиядә экология буенча чисталык чемпионаты узган.
Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Турнирда Россиянең 87 торак пунктыннан 10,5 меңнән артык кеше катнашкан. Волонтерлар ярышлар вакытында 226 тоннадан артык чүп-чар җыйган.
Бүләкләү онлайн форматта узган. Абсолют чемпион булып Түбән Каманың «37 нче Лицей» командасы танылган. Балаларга Чисталык Кубогын hәм толстовкалар бүләк иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев