Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

«Татарстанның чиста урманнары» акциясе 22 апрельдә башлана

Ул 22 июньгә кадәр узачак.

«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 22 апрельдән 22 июньгә кадәр узачак. Ике ай эчендә урманнардан кыш буена җыелган чүп-чар, корыган агачлар, чыбык-чабыклар җыеп чыгарылачак, дип яза «Татар-информ».

Акциядә катнашучылар беседкаларны төзекләндерәчәк, мәгълүмат такталары һәм аншлаглар куячак. Акция турында бүген Казанда узган брифингта Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров сөйләде.

«Акциянең төп максаты — республика урманнарында уңай санитар-экологик мохит булдыру, урман фондында урнаштырылган кече архитектура формаларын төзекләндерү», — дип аңлатты ул.

Узган елда «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә федераль һәм төбәк юллары яныннан чүп-чар җыю оештырылган. Барлыгы 1,3 мең куб. метр каты көнкүреш чүп-чары җыеп чыгарылган, 5,7 мең куб. метр корыган һәм ауган агачлар күчләргә җыелып, черетүгә калдырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев