Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Татарстанда самолет ярдәмендә яңгыр чакыру мөмкинлеген өйрәнәләр

Якутиядә инде бу ысулны кулланалар һәм ул эшли.

Татарстанда урман янгыннарын кисәтү һәм бетерү өчен ясалма рәвештә яңгыр китерергә тәкъдим иттеләр.

Мондый идея белән хөкүмәттәге киңәшмәдә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе башлыгы Сергей Захаров чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Гидрометүзәге башлыгы әйтүенчә, Якутиядә инде бу ысулны кулланалар һәм ул эшли.

Эксперт сүзләренчә, Росгидромет структурасында үзәк аэрологик обсерватория бүлекчәсе бар, аның бурычларына шулай ук атмосфера процессларын өйрәнү һәм кирәк булганда аларга актив тәэсир итү керә. Мәсәлән, Казанда шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә, ТР Гидрометүзәге федераль структура белән берлектә явым-төшемнәрне булдырмауда катнашты.

Моның өчен Мәскәүдән болытларны таратучы самолетлар килә. Болытларны тараткан кебек, киресенчә, аларны җәлеп итү мөмкинлеге дә бар.

«Технология бер үк. Максатлар гына төрле», — дип өстәде Захаров.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев