Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Татарстанда очраклы рәвештә йорт казлары янына эләккән һәм кире очып китә алмаган аккошны коткардылар

Хәзер кош баласына куркыныч янамый.

Татарстанның Әлки районы Чуаш Кичүе авылында биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре яшь аккошны коткарды.

Ул очраклы рәвештә йорт казлары янына ишегалдына очып керә һәм ныклап очарга өйрәнмәгәнлектән, кире очып китә алмый.

Моны кошның коңгырт төсле каурыйларыннар белеп була: үскән булса да, бу әле кош баласы.

Белгечләр аккошны «Хузангаево» җәмгыятенең кышын да катмый торган буасына алып баралар. Ул анда башка аккошлар белән бергә яши, дип хәбәр итә ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев