Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Табигатьне кайгыртып

Түбән Каманың яшь рәссамнары «Гаилә паркы»ндагы агачларны матурладылар

Әлеге территорияне хәзер төрлетөрле җәнлекләр, хәтта безнең якларда яшәми торган хайваннар бизи.

Дендрограффити. Бу сүзнең нәрсә аңлатканын белә идегезме әле? Агач кәүсәләренең салкыннан зыян күргән, кайрысыз калган урыннарына рәсем ясауны аңлата ул. Моның белән яшь түбәнкамалылар шөгыльләнә.

Шәһәребездә «Дендрограффити — урман сагында» проекты моннан өч ел элек эшли башлаган. Башта ул грант проекты буларак гамәлгә ашырылган. Ләкин ул шуның кадәр зур кызыксыну уяткан ки, агачларга «дәвалаучы» рәсемнәр төшерү Түбән Камада өченче ел рәттән дәвам итә. 

Шушы көннәрдә яшь рәссамнар «Гаилә паркы»ндагы агачларны матурладылар. Әлеге территорияне хәзер төрлетөрле җәнлекләр, хәтта безнең якларда яшәми торган хайваннар бизи. Әкият геройлары да бар монда. 

Яшь рәссамнарның берсе — 10 мәктәпнең 4нче сыйныфын тәмамлаган Шамил Хисаметдинов. «Миңа бу проект турында укытучыбыз хәбәр итте, мин катнашырга теләк белдердем. Безгә берничә тема бирелде. Мин шулардан әкият геройларын сайлап алдым һәм Змей Горынычны ясарга уйладым. Миңа бу әкият бик ошый. Бу бәйгедә катнашуыма бик шатмын. Хәзер мин ясаган рәсем паркны тагы да матурлап, ямьләндереп торачак. Дусларыма да бу агачны күрсәтермен әле», — ди Шамил.

Рәсемне агачка төшерү өчен бәйгедә җиңеп чыгарга кирәк. Быел әлеге проектка үз эшләрен 60 кеше җибәргән. Конкурс комиссиясе иң яхшы 17 рәсем идеясен сайлап алган. Һәм инде бәйге нәтиҗәләре буенча әнә шушы иң отышлы, оригиналь рәсемнәр кәгазьдән агач кәүсәләренә күчерелгән. Әлбәттә, рәсем авторларының үзләре тарафыннан. 

Гомумән алганда, проектта балалар гына түгел, олылар да катнаша ала. Шул рәвешле, алар экологияне саклауга да үз өлешен кертәләр. Чөнки бу — гадәти рәсемнәр түгел, ә «дәвалаучы» сурәтләр. «Әлеге рәсемнәр махсус буяулар белән ясала. Агачның зыян күргән, кайрысы ачылып калган урыннары башта чистартыла, аннары рәсем төшерелә, соңыннан ул лак белән каплана. Бу сурәт шул рәвешле матур гына булып калмый, ә агачларны саклау функциясен үти. Өч ел элек без Красный Ключ бистәсендә шулай рәсемнәр ясаган идек, ул сурәтләр әле дә сакланган», — дип сөйләде балалар экология-биология үзәге методисты Римма Луцкова. 

Оештыручылар сүзе буенча, әлеге проектка бөтен гаиләләре белән кушылучылар да бар. Күмәк эш нәтиҗәсе аеруча да матур, кызыклы итеп килеп чыга, ди алар. Агач кәүсәсенә рәсем төшерү чыннан да мавыктыргыч процесс. Бик тырышып рәсем төшерүче апалы-сеңелле Таисия һәм Ульяна Трофимовалар белән дә сөйләшеп алдым. Бәйгедә катнашу өчен рәсемне гаиләләре белән бергә сайлаганнар. «Без әни белән төрле рәсемнәр карадык һәм безгә аеруча да ике янут төшерелгәне бик ошады. Алар шундый матурлар иде. Бәйгегә дә шундый рәсем ясап җибәрдек. Гомумән, мин хайваннарны бик яратам, шуңа күбесенчә рәсемдә төрле җәнлекләрне сурәтлим», — дип уртаклашты 27 мәктәпнең 2 сыйныфы укучысы Таисия. Әлеге рәсемне ясарга апасы да ярдәм итә. Ульяна инде 5 нче елын сәнгать мәктәбендә укый икән. Сеңлесенә ул рәсемне тагын да матуррак, кызыклырак итәргә булыша. «Рәсем ясарга икебез дә яратабыз. Ә бу проект шунысы белән кызыклы: агачка рәсем төшереп, без аның гомерен саклап калабыз. Агачның кайрысыннан ачылып калган җире буш урын булып тормый, матурланып кала. Гомумән, кәгазьдә түгел, башка материалга сүрәт ясау бик кызык булды. Аеруча да саф һавада, паркта. Бу бик кызыклы тәҗрибә», — дип үз фикерен белдерде Ульяна Трофимова. 

Балалар экология-биология үзәге хезмәткәрләре сөйләвенчә, «Дендрограффити — урман сагында» проектында катнашучылар саны арта гына бара. Һәм еш кына агач кәүсәләренә ясалган рәсемнәр кәгазьдә булган төп нөсхәсеннә күпкә кызыклырак килеп чыга. Шәһәребезнең урман-парк зоналарындагы агачларда пәйда булган рәсемнәрне, җәнлекләрне сез дә бер күзәтеп кайтыгыз әле.

Гөлназ Хәйретдинова
Автор фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев