Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Табигатьне кайгыртып

Росприроднадзор Түбән Кама халкын шәһәр читендәге өмәләргә чакыра

Апрельнең соңгы шимбәсендә теләге булган һәркемне иртәнге сәгать унда берьюлы өч территориядә көтәчәкләр.

Түбән Камада 27 апрельдә Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе инициативасы белән өмәләр узачак. Чаралар Татарстанда игълан ителгән экологик икеайлык кысаларында үткәрелә.

Апрельнең соңгы шимбәсендә теләге булган һәркемне иртәнге сәгать унда берьюлы өч территориядә  көтәчәкләр:

  • Зәй елгасы яр буенда (ЮХИДИ постынан «Чайка» бакчалары ягына);
  • Лесная урамы буенча урман полосасы артындагы территориядә («Шинник» базасы);
  • Кама яр буенда (Береговая урамы буйлап).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев