Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Олы Афанас авылы халкы өмәгә чыкты

Гомуми тырышлык белән берничә тонна чүп-чар җыелды.

Түбән Кама районының Олы Афанас авылында чисталык һәм тәртип урнаштырылды. «Бердәм Россия» партиясе активы кичә, 10 октябрьдә, кулларына тырма, себерке һәм көрәкләр алып, тирә-юнне чистартырга кереште. Акциягә җирле халык та кушылды. Җыештыруга барлыгы 50дән артык кеше чыкты. 

Өмәдә катнашучыларга ярдәмгә махсус техника бүлеп бирелде. 

Олы Афанасово авылы халкы өчен мондый өмәләр инде яхшы традициягә әверелгән. Аларны елына ике тапкыр, көз һәм яз үткәрәләр. Бу юлы да гомуми тырышлык белән берничә тонна чүп-чар җыелды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев