Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Чыршы: бер көнлек бәйрәм өченме?..

Илебездә зур колач белән билгеләп үтелә торган Яңа ел бәйрәме якынлашканын кибеттәге ыгы-зыгыдан чамаларга була. Кешеләр, кибетләр соңгы көн эшләгән кебек, арба тутырып ризык җыя.

Иске елны озату, Яңа елны каршы алуга һәркем үзенчә өлеш кертә: эре оешмалар шәһәрнең Чыршы шәһәрчекләрен әзерли, торак-коммуналь хуҗалыклар подъездларны бизәүләрне оештыра. Хәтта балалар бакчалары, мәктәпләр дә тәрәзәләрне һәм үз территорияләрен бизәп куя. 

Бу бәйрәмнең аерылмас бер атрибуты — бүлмә уртасында хуш исен аңкытып торучы ылыслы агач. Әйе, «Чыршы, сагынып көттек ел буе» дип җырласак та, нарат агачына өстенлек бирүчеләр күп. Чөнки наратның исе дә тәмлерәк, ылыслары да коелмый, озаграк саклана.

Минем сүзләремне инде ничә ел буе "урман гүзәл«ләрен сату белән шөгыльләнүчеләр дә раслый. 

Ә менә Яңа ел каникуллары узып, халык эшкә чыккач, иң күбе «искечә Яңа ел» дигән безнең илдә генә булган үзенчәлекле бәйрәмнән соң, бу чыршынаратны чүплеккә чыгарып томыралар. Акыллыраклар аны чүп контейнерлары янына ук алып барса, кемнәрдер подъезд төбендә үк ташлап калдыра. Ялкаурак җан ияләре эленгән уенчыкларын да алып ташларга иренә. Бәйрәмнең авыр башы тагын шул дворникларга төшә инде: алар бит безнең арттан җыештырып йөриләр. Ә җыештырмасалар, үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең интернетка куясыларын көт тә тор! 

Шәхсән мин үзем шушы бичара агачларны кисүгә җаным-тәнем белән каршы. Ни өчен матур булып үскән агачларга тияргә? Чыршы куймасаң, иске ел үтми, Яңа ел килми каламы?.. 

Кемдер, «Аларны бит шуның өчен махсус үстерәләр», — ди. Алучы булмаса, махсус үстермәсләр иде. Үссеннәр шунда иптәшләре белән. Хәзер бит сатуда ясалма чыршыларның әллә нинди матурлары бар. 

Штрафлар куркытамы? 
Авылларда элек гөрләп иген үскән басуларда хәзер кыргый рәвештә каен, чыршы агачы урман булып утыра. Тик аларны кисеп алырга ашыкмагыз: Татарстанда «Чыршы» операциясе башланды. Әгәр рөхсәтсез агач кисәсез икән, моның өчен саллы гына штраф түләргә туры киләчәк. Яңа ел алды атналарында урманнарда сак хезмәте кизү торачак. Рөхсәтсез чыршы, нарат кискән гражданнарга 3 меңнән — 4 мең сумга, вазифаи затларга — 20- 40 мең сум, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф каралган. Әгәр табигатькә салынган зыян 5 мең сумнан артса, җинаять җаваплылыгына тарту да каралган. 

Чыршыны дөрес сайлыйбыз 
Ботаклары тиз сынса — чыршы күптән киселгән була. Урман гүзәленең кайчан киселгәнен белү өчен берничә тапкыр җиргә бәреп алыгыз, энәләре коелса, шулай ук күптән киселгән була. Энәләрен бармак арасында ышкып караганда, чыршы исе килеп торырга тиеш. Аны алуны соңгы көннәргә калдырмагыз, анда сайлаганнан калганнары гына булачак. Суыктан алып кайткан чыршыны да тиз генә өйгә алып кермәгез, температураның кинәт алмашуы аркасында ылыслары тиз коелачак.

Ясалма чыршыны сатып алганда ылысның нинди материалдан ясалуы һәм аның төсе, агачның тышкы кыяфәте һәм ботакларның торышы, озынлыгы һәм чыршының аскы өлешенең диаметрына игътибар итегез. 

Ясалма кылдан (леска) ясалган чыршы күбрәк наратка охшаган. Аның энәләре дә матур, озын, үзе дә йомшак һәм калын була. Резиннан ясалганның («литая елка») һәр ботагы полиэтиленнан эшләнә, шуңа ул чын чыршыга нык охшаган була.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев