26 апрельдә Түбән Камада икенчел чимал кабул итә торган 4 пункт ачылачак
Шәһәрлеләр китаплар, кәгазьләр, картон, ПЭТ-шешәләр, полиэтилен, алюминий банкалар тапшыра алачак.

26 апрельдә Түбән Камада «Отходы в доходы» экологик акциясе узачак. Шәһәрлеләр китаплар, кәгазьләр, картон, ПЭТ-шешәләр, полиэтилен, алюминий банкалар тапшыра алачак.
Кабул итү пунктлары шәһәрнең дүрт ноктасында оештырылачак:
- 11:00-11:40 — «Бызовский» базары янындагы парковкада;
- 12:00-12:30 — «Ковер» яшьләр үзәгендә;
- 12:45-13:15 — «Сити Молл» янындагы парковкада;
- 13:30-14:00 — Төзүчеләр проспектындагы «Эссен» янындагы парковкада.
Йомырка һәм сок каплары, обойлар, пыяла, бер тапкыр кулланыла торган савытлар кабул ителми, дип ачыклык кертә акцияне оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев