Түбәнкамалыны наркотиклар саткан өчен 8 елга колониягә хөкем иттеләр
Ир-ат җәзасын катгый режимлы колониядә үтәчәк.
Түбән Камада яшәүче җитди күләмдә наркотиклар саткан өчен сигез елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-ат җәзасын катгый режимлы колониядә узачак.
Гаепләнүченең кәрәзле телефоны җинаять коралы буларак дәүләт милкенә конфискацияләнәчәк.
Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев