Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Түбәнкамалыны карта урлаган өчен ике елга колониягә җибәргәннәр

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Элек хөкем ителгән 61 яшьлек Түбән Кама кешесе банк счетыннан акча урлаган өчен тагын бер тапкыр закон алдына басачак.

Җинаять эше материаллары буенча, быелның 8 гыйнварында ул урамда чит кешенең банк картасын тапкан, ә аннары шул карта белән кибетләрдә түләгән. Барлыгы ул 2 мең сумнан артык акча сарыф иткән.

Гаепләнүче гаебен таныган, шулай ук карта хуҗасына зыянны каплаган.

Суд аны ике елга каты режимлы колониягә хөкем итә. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән, дип хәбәр итә Түбән Кама шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев