Түбәнкамалыны исерек килеш машина йөрткән өчен хөкем иттеләр
35 яшьлек йөртүчегә карата җинаять эше кузгатыла.
Түбән Камада 35 яшьлек йөртүчегә карата руль артына исерек килеш кабат утырганы өчен җинаять эше кузгатылган.
Узган елның 6 июнендә полиция хезмәткәрләре Тукай районының «Дубрава» СНТ территориясендә «Тойота Целика» руле артында булган ир-атны тоткарлаган. Медицина тикшерүен узудан ул баш тарта.
Тукай районы суды аны 300 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем итеп, ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә һәм машинасын дәүләт файдасына конфискацияли, дип хәбәр итә Тукай районы прокуратурасының матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев