Түбәнкамалы суд утырышына кесәсендә наркотиклар белән килгән
Тыелган чара 48 яшьлек ир-атта тикшерү барышында табылган.
Түбән Камада яшәүче судка кесәсендә наркотиклар белән килгән. Тыелган чара 48 яшьлек ир-атта тикшерү барышында табылган. Билгеле булганча, Түбән Кама кешесе наркология диспансерында учетта тора.
Наркотиклар белән бәйле җинаять кылуда гаепләнүче булганлыктан, ул 12 февральдә суд утырышына килә. Ир-ат элек милек һәм наркотиклар белән бәйле җинаятьләр кылган өчен берничә тапкыр җинаять һәм административ җаваплылыкка тартылган булган инде.
Тоткарланучыга карата РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлеше буенча («Наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, йөртү, җитештерү, эшкәртү») җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев