Түбәнкамалы наркотиклар саткан өчен 10 елга колониягә китәчәк
Җинаять эше материаллары буенча, хатын-кыз үзе генә эш итмәгән.
Түбән Камада яшәүче хатын-кыз суд карары буенча 10 елга гомуми режимлы колониягә китәчәк. Түбәнкамалы интернет аша наркотикларның зур партиясен сатуга омтылу өчен хөкем ителгән.
Җинаять эше материаллары буенча, хатын-кыз үзе генә эш итмәгән.
Суд шулай ук фигурантканың кәрәзле телефонын дәүләт файдасына конфискацияләргә карар чыгара.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев