Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Суд залыннан

Түбәнкамалы, кунакта булганда, 150 мең сум акча һәм телефон урлаган

Аның моңа кадәр хөкем ителгәне булган инде.

Моңа кадәр хөкем ителгәне булган Түбән Кама кешесе, караклык өчен колониядә җәза үтәчәк. Ул кунакта булганда фатир хуҗасының кесә телефонын һәм 150 мең сум акчасын урлаган.

Түбән Кама шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-ат җинаять кылган вакытта исерек булган.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепле дип таный («Урлау») һәм 1 ел 3 айга катгый режимлы колониядә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Моннан тыш, гражданлык дәгъвасы буенча гаепләнүчедән зыян күрүче файдасына матди зыянны каплау хисабына 150 мең сум түләтелгән.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев