Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Түбәнкамалы исерек килеш машина йөрткәне өчен колония-поселениегә хөкем ителде

Ир-атка карата РФ ҖК 264.1 маддәсенең беренче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Суд Түбән Камада яшәүче 31 яшьлек кешене исерек килеш руль артына утырган өчен колониягә хөкем итте.

Ир-атны 28 ноябрьдә тоткарлыйлар, ул йөк фургоны белән идарә итә. Түбән Кама кешесе медицина тикшерүе узудан баш тарта. Документларны тикшергәндә, инспекторлар автомобильченең моңа кадәр дә исерек килеш машина йөрткәне өчен административ җаваплылыкка тартылуын ачыклаган.

Ир-атка карата РФ ҖК 264.1 маддәсенең беренче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Түбән Кама шәһәр суды аны гаепле дип таба һәм бер елга ирегеннән мәхрүм итә. Шулай ук ир-ат 2,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, ә аның фургоны конфискацияләнгән, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев