Түбән Камада шешәдәшен кыйнап үтергән ир-атка хөкем карары чыгардылар
Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шешәдәшен үтерүдә гаепләнүче Түбән Кама кешесе сигез елга катгый режимлы колониядә ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителгән. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эш материаллары буенча, июльдә шәһәр фатирларының берсендә гаепләнүче исерткеч эчемлекләрне кулланган вакытта танышын үтергәнче кыйнаган, башына һәм тәненә күп тапкырлар суккан. Кыйналган кеше вакыйга урынында үлгән.
Һөҗүм итүчегә карата РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең дүртенче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган («Зыян күрүченең үлеменә китергән саксызлык аркасында сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү»).
Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев