Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Түбән Камада өйдәш хатынын тәрәзәдән аткан ир-атны хөкем итәләр

Әлеге вакыйга 2023 елның 28 августында Төзүчеләр проспектындагы 10 нчы йортта була.

Түбән Камада өйдәш хатынын тәрәзәдән чыгарып атуда гаепләнүче ир-ат эше буенча суд процессы бара.

Әлеге вакыйга 2023 елның 28 августында Төзүчеләр проспектындагы 10 нчы йортта була. 36 яшьлек хатын-кыз 6 кат биеклегеннән егылып төшә. Тикшерүчеләр бу хатынны аның өйдәше тәрәзәдән махсус аткан дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Тикшерү версиясе буенча, ир хатынны идәннән күтәреп ала, аркасы белән тәрәзә төбенә ыргыта, аннары аякларыннан тотып, ачык тәрәзәгә этә. Күп санлы җәрәхәтләрдән хатын-кыз урында ук үлә.

Аның өйдәшенә карата РФ ҖК 105 маддәсенең беренче өлеше буенча («Үтерү») җинаять эше кузгатыла. Кичә бу эш буенча чираттагы суд утырышы булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев