Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Түбән Камада наркотиклар сату белән шөгыльләнгән кешене хөкем итәчәкләр

Җинаять эше Түбән Кама шәһәр судына каралуга җибәрелгән.

Түбән Камада яшәүче 38 яшьлек кеше наркотиклар саткан өчен суд алдында җавап бирәчәк. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2010 һәм 2011 елларда наркотиклар сату белән шөгыльләнүче оешкан җинаятьчел төркемдә торган ир-ат, төркемнең башка катнашучылары белән бергә Түбән Камада тыелган матдәләрне китерү һәм сату белән шөгыльләнгән. Барлыгы наркотиклар сатуның 40тан артык очрагы ачыкланган.

Төркемнең калган әгъзалары инде моңа кадәр хөкем ителгән һәм хәзерге вакытта ирекләреннән мәхрүм ителгән.

Җинаять эше Түбән Кама шәһәр судына каралуга җибәрелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев