Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Суд залыннан

Түбән Камада яшәүчене полиция хезмәткәренә ришвәт бирергә тырышкан өчен хөкем иткәннәр

Түбәнкамалыга карата вак ришвәтчелек турындагы җинаять маддәсе буенча гаепләү белдерделәр.

Түбән Камада яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз полиция хезмәткәренә ришвәт бирергә тырышкан өчен хөкем ителгән.

Шәһәр прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хатын-кыз махсус хезмәтләрне ялган чакырган өчен бүлеккә эләгә. Исерек хәлдә ул оперуполномоченныйга 10 мең сум тәкъдим итә, ришвәт белән аны үзенә административ беркетмә төземәскә күндерергә исәп тота. Полиция хезмәткәре ришвәт алудан баш тарта һәм җинаять турында дежур частька хәбәр итә.

Түбәнкамалыга карата вак ришвәтчелек турындагы җинаять маддәсе буенча гаепләү белдерделәр.

6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аны гаепле дип таный һәм 6 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгели. 10 мең сум дәүләт милкенә конфискацияләнә.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев