Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Суд залыннан

Түбән Камада яшәүче хатын-кызны танышына пычак белән һөҗүм иткән өчен хөкем иттеләр

Түбән Кама шәһәр суды аны РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсе буенча гаепле дип таба.

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз ачуланышкан вакытта танышына пычак белән һөҗүм иткән өчен гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән.

Вакыйга февральдә фатирларның берсендә була. Гаепләнүче түбәнкамалы таныш хатын-кызының корсагына пычак белән кадый, тормыш өчен куркыныч җәрәхәт ясый.

Түбән Кама шәһәр суды аны РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсе буенча гаепле дип таба («Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу»). Йомшартучы шартларны исәпкә алып, суд аны 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев