Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Түбән Камада бер елдан артык кечкенә кызын кыйнаган хатынны хөкем иттеләр

Бу турыда шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама шәһәр суды балигъ булмаган кызына карата системалы һәм мәрхәмәтсез мөгаләмә өчен җирле хатынга хөкем карары чыгарды.
Суд хатын-кызның аңлы рәвештә ел дәвамында кызын кыйнавын, аны тәрбияләү белән шөгыльләнмәвен һәм аңа карата мәрхәмәтсез булуын ачыклаган.

Гаепләнүче РФ ҖК 117 статьясының 2 өлеше «г» пунктында һәм 156 статьясында каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип танылды («Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү»). Аңа өч ел шартлы рәвештә шундый ук сынау срогы һәм 5 мең сум штраф билгеләнгән, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев