Түбән Камада җәяүлене бәрдереп үтергән 19 яшьлек йөртүчегә хөкем карары чыгарылды
Зыян күрүчене баш җәрәхәте һәм башка җитди яралар белән РКБга китерәләр. 2 көннән соң ул хастаханәдә вафат була.
Түбән Кама шәһәр суды 2024 елның язында җәяүлене бәрдергән 19 яшьлек җирле кешегә хөкем карары чыгарды.
Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте Химиклар проспекты буенча 40 нчы йорт каршында була. Егет, руль артында барганда, игътибарын читкә юнәлтә һәм җәяүлеләр кичүе буенча юлны аркылы чыгучы яшьтәшен таптата. Автомобиль сәгатенә 63 километр тизлек белән баруы ачыклана. Кагыйдә буенча бу урында рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 20 километр тәшкил итә.
Зыян күрүчене баш җәрәхәте һәм башка җитди яралар белән РКБга китерәләр. 2 көннән соң ул хастаханәдә вафат була.
«Йөртүчене транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 ел 6 айга мәхрүм итеп, 2 елга колония-поселениегә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләргә», — дип укыды хөкемдар Сергей Каменов.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев