Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Суд залыннан

Түбән Кама суды исерек килеш йөрергә яратучының Mercedes машинасын тартып алган

Эш материаллары буенча, ир-атны 3 октябрьдә Түбән Камада исерек килеш Mercedes Benz белән идарә иткәндә тоткарлаганнар.

Түбән Кама шәһәр суды Мамадыш районының Соколки авылында яшәүче 35 яшьлек кешене исерек хәлдә руль артына утырган өчен җинаять эше буенча гаепле дип тапты. Элегрәк ул административ маддә буенча мондый хокук бозу өчен җәза алган булган инде.

Эш материаллары буенча, ир-атны 3 октябрьдә Түбән Камада исерек килеш Mercedes Benz белән идарә иткәндә тоткарлаганнар.

Гаепләнүче гаебен таныган.

Түбән Кама шәһәр прокуратурасы позициясен исәпкә алып, суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгели һәм транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек алып бару хокукыннан 2 елга мәхрүм итә. Автомобиль дәүләт файдасына конфискацияләнде, дип хәбәр итә прокуратураның матбугат хезмәте.

Фото: ТР прокуратурасы матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев