Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Түбән Кама суды 2022 елгы юл-транспорт һәлакәте буенча хөкем карары чыгарды

Юл һәлакәтендә бер кеше һәлак булды.

Шәһәр суды түбәнкамалыга карата хөкем карары чыгарды, ул узган елның 10 сентябрендә Химиклар проспектында өч кешене бәрдергән иде. Аларның берсе, 65 яшьлек ир-ат, хастаханәдә аңына килмичә вафат булган.

Тагын бер зыян күрүче, 16 яшьлек кызның сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән.

Шоферга карата РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсенең өченче өлеше буенча («Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү») җинаять эше кузгатылган. Суд аны гаепле дип тапты һәм ике елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, ике елга колония-поселениегә җибәрелде, дип хәбәр итә Түбән Кама шәһәр судының матбугат хезмәте.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев