Түбән Кама кешесенә исерек килеш машина йөрткән өчен 200 мең сумлык штраф билгеләнгән
Аңа моңа кадәр дә исерек килеш машина йөрткәне өчен административ беркетмә төзелгән булган.
Суд Түбән Камада яшәүчегә исерек хәлдә руль артына утырган өчен җинаять маддәсе буенча 200 мең сумлык штраф салган. Шулай ук аңа 2,5 елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела.
Ир-ат юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан быелның июнендә шәһәр территориясендә туктатыла. Түбәнкамалыга моңа кадәр дә исерек килеш машина йөрткәне өчен административ беркетмә төзелгән булган.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән, дип хәбәр итә Түбән Кама шәһәр судының матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев