Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Суд залыннан

Урлап караган – барып чыкмаган

Судта «бәхетсез» карак эше карала башлаган.  
Кибеттән 2500 сумлык ике шешә аракы һәм биш данә колбаса алып чыккан ирне сакчылар туктаткан. Әмма угры өметен югалтмаган, икенче кибеткә юнәлгән. Урлаган вакытта тотылгач, кибет хезмәткәренә үтерү белән янаган. Гаебе расланса, бу адәм ике елга кадәр төрмәгә эләгергә мөмкин.

Наркоманга диңгез тубыктан

25 яшьлек түбәнкамаланы дүртенче тапкыр машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.  
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Танымыйча... Руль артына ул наркотик кабул иткәч утырган. Машинаның «үзенчәлекле» йөрешенә игътибар иткән ЮХИДИ хезмәткәре аны туктатып, медицина тикшерүе уздырганнар. Бу – аның беренче генә очрагы түгел икән. Нәтиҗәдә, суд карары буенча, җинаятьче 400 сәгать җәмәгать эшләренә җәлеп ителергә тиеш, өстәвенә өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм булачак һәм наркология диспансерына  мәҗбүри дәвалануга җибәрелә.

Төрмәдә утырачак, акчаны кайтарачак

Намуссыз туристлык агентына карата суд хөкеме чыгарылган.  
Татьяна Саяпинаны алдауда гаеплиләр. Рәсми мәгълүмат буенча, хатын 17 ялган килешү төзегән, ә чынлыкта зыян күрүчеләр күбрәк икән: кемдер Туниска китә алмаган, кемнеңдер Төркия һәм Гарәп Әмирлекләренә барып кайту планнары челпәрәмә килгән. Гомуми зыян күләме – өч миллион сумнан артык. Судка килгән Гөлнара Туктарова үзенә 170 мең сумын кайтаруын таләп итә. Татьяна Саяпинаның акчаның бер өлешен кайтаруы турында билгеле, әмма барысына да түгел. Хөкемче карарны берничә сәгать укыды. Хатын кешеләрне алдауда гаепле итеп табылды һәм алдагы дүрт елын төрмәдә уздырачак. Әмма җәза баласына 14 яшь тулганчы кичектерелә. Моннан кала, җинаятьче барлык алдаган «турист»ларга акчаларын кайтарырга тиеш булачак. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев