Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Өчесенә – 35 ел

Наркодиллерларга карата хөкем карары чыгарылган.

Суд 19 яшьлек өч егетне психотроп матдәләр сатуда һәм җинаятьчел төркем оештыруда гаепле дип тапкан. Җинаятьчеләр наркотикны алдан планлаштырып, социаль челтәр аша Түбән Камада гына түгел, якындагы башка шәһәрләрдә дә «шудырган». Сатып алучылар аны махсус яшерен урыннан табып алган. Законсыз эшмәкәрлек ярты ел эчендә биш миллион сумнан артык табыш китергән. Төркемне 2018 елның декабрендә кулга алганнар, тентү вакытында ярты кило наркотик тапканнар. Суд барышында биш томлык кәгазь җәелгән. Нәтиҗәдә, хөкемче карары буенча, ике җинаятьче – 12шәр елын, тагын берсе 10 ел 6 аен рәшәткә артында үткәрәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X