Исерек килеш руль артына утырган түбәнкамалы машинасыз калган
Түбәнкамалы гаепләү белән ризалаша, гаебен таный һәм кылган эшенә үкенә.
Исерек килеш кабат руль артына утырганы өчен Түбән Кама кешесенең Ваз-2114 автомобилен конфискацияләгәннәр.
Түбән Кама шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 28 май иртәсендә 21 яшьлек егет машина белән идарәне югалта һәм Тынычлык проспектындагы бордюрга бәрелә.
Ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана һәм машина йөртүдән читләштерелә. Егет исерек була һәм, ачыкланганча, мондый хәлдә инде берничә кат тоткарланганы да була.
Түбәнкамалы гаепләү белән ризалаша, гаебен таный һәм кылган эшенә үкенә.
Суд аны гаепле дип таный һәм 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели, ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә һәм автомобилен конфискацияли.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев