Исерек килеш руль артына утырган түбәнкамалы автомобиленнән мәхрүм калды
Шулай ук реаль срок билгеләнгән.
Түбән Камада яшәүче 29 яшьлек ир-ат берничә тапкыр исерек хәлдә руль артына утырган өчен реаль срокка хөкем ителгән.
Исереклек билгеләре булган автомобильчене ГАИ хезмәткәрләре быелның 1 гыйнварында иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә «Рамус Молл» янында туктаткан. Тикшерү барышында полицейскийлар элегрәк аның мондый хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булуын ачыклаган. Шуңа бәйле рәвештә аңа карата РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган («Административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән зат тарафыннан исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү»).
Суд, үтәлмәгән җәзаны һәм Түбән Кама шәһәр прокуратурасының позициясен исәпкә алып, ир-атны гаепле дип таный һәм транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, аңа карата катгый режимлы төзәтү колониясендә 1 ел һәм 3 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. Шулай ук суд дәүләт файдасына аның «ВАЗ-2114» машинасы конфискацияли.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев