Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Суд залыннан

Исерек килеш машина йөрткән түбәнкамалы мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Моңа кадәр дә исерек хәлдә машина йөрткән өчен хөкем ителгән 32 яшьлек Түбән Кама кешесе руль артына яңадан исерек килеш утыра һәм ГАИ инспекторларына эләгә. Бу хәл 22 июнь төнендә Шинчылар проспектында була. Автоинспекторлар аны машина белән идарә итүдән читләштерә, медицина тикшерүе аның исерек булуын раслый.

Автомобильчегә карата РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең икенче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Түбән Кама шәһәр суды аны 4 ел һәм 1 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, дәүләт кеременә 15% хезмәт хакын тотып калып, бер ел мәҗбүри эшләргә хөкем итә. «Лада Калина» автомобиле җинаять кылу чарасы буларак дәүләт кеременә конфискацияләнгән, дип хәбәр итә прокуратураның матбугат хезмәте.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев