Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Йорт подъездында наркотиклар тапкан түбәнкамалыны хөкем иттеләр

Суд гаепле кешегә ике ел төрмә рәвешендә җәза билгеләде.

Түбән Камада яшәүче 40 яшьлек кеше подъездда наркотиклар тапкан һәм хөкем астына эләккән.

Ачыкланганча, 2023 елның октяберендә Менделеев урамындагы йортларның берсендә баскычта ир-ат наркотик матдәләр салынган төргәк тапкан.

Полиция хезмәткәрләрен күрү белән, гаепләнүче наркотикларны ташлый. Әмма бу аңа җинаять җаваплылыгыннан качарга ярдәм итми. Түбәнкамалы үз гаебен таныган.

Суд гаепле кешегә ике ел төрмә рәвешендә җәза билгеләде, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев