«Чаллы икмәге» кибетеннән әйбер урлаган түбәнкамалыны мәҗбүри эшләргә хөкем иттеләр
Ир-ат гаебен тулсынча таный.
«Чаллы икмәге» кибетеннән 5 мең сумга якын азык-төлек урлаган Түбән Кама кешесен мәҗбүри эшләргә хөкем иттеләр.
Ир-ат гаебен тулсынча таный, тәүбә итә һәм китерелгән зыянны каплый. Җәза билгеләгәндә мировой судья боларны исәпкә ала.
Гаепләнүчегә карата 120 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде, дип хәбәр ителә Түбән Каманың 7 нче суд участогының социаль челтәрендәге рәсми төркемендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев